news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Juna һәм Qaynar төркемнәре Милли әдәбият фестивалендә чыгыш ясаячак

Чара программасында татар әдәбияты буенча лекцияләр үткәрү планлаштырылган.

Казанның Juna һәм Qaynar төркемнәре Милли әдәбият фестивалендә чыгыш ясаячак

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале старт ала, ул 25-29 ноябрьдә беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өйдән чыкмыйча гына теләге булган һәркем илнең төрле почмакларындагы язучылар һәм шагыйрьләр белән шәхсән аралаша, Мари әкиятләреннән тылсымлы әйберләр ясый, режиссерлар белән төбәк кинематографы үзенчәлекләре турында фикер алыша һәм милли телләрдә җырлар башкаручы бәйсез сәхнә музыкантларын тыңлый ала.

Фестиваль инде бишенче тапкыр үткәрелә. Программада татар әдәбияты буенча лекция, Juna, Qaynar Казан төркемнәре чыгышлары, аларның солистлары белән интервьюлар каралган. Моннан тыш, «Карурман» спектакленең трансляциясе дә булачак.

Тулырак программа белән сайтта танышырга мөмкин. Трансляциягә монда кушылырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100