news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев язмышын тасвирлаган китап Брайль шрифтында басылып чыккан

«Бөртекләп җыелган гомер» китабында Рөстәм үз язмышы турында сөйли.

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев язмышын тасвирлаган китап Брайль шрифтында басылып чыккан
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең матбугат үзәге

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Моннан биш ел элек Омск өлкәсендә солдат казармалары җимерелеп ике аяксыз калган, хәзер актив блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиевның Дания Нәгыйм белән бергәләп язылган «Бөртекләп җыелган гомер» китабы Брайль шрифты белән басылып чыккан. Бу хакта Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методик бүлек мөдире Гөлүсә Закирова хәбәр итә.

«Бөртекләп җыелган гомер» китабында Рөстәм үз язмышы, тормыш сынаулары турында сөйли. Ул үз мөмкинлекләренә ышанычын югалтмавын, тормышны яратуын күрсәтә. Трагедия кичергәннән соң яңадан йөррегә өйрәнгән, следж-хоккей белән мавыгып, командалары халыкара турнирда алтын медаль алган.

“Әлеге китап нәфис әдәбият әсәре буларак кына түгел, ә күрмәүчеләр белән эшләгәндә реабилитацион эффектка ия булуы белән дә кадерле. Шуңа күрә без аны Брайль шрифты белән бастырырга уйладык”, - ди Гөлүсә Закирова.

“Күзләре күрми башлаган кешеләр дә Рөстәм Нәбиев кичергәннәрне кичерәләр. Әлеге китап героеның тарихы аларга сынауларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк”, - ди ул.

Рөстәм Нәбиев тумышы белән Башкортстаннан. Хәзерге вакытта гаиләсе бар, хатыны Индира белән ике кыз үстерәләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100