news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тубыл шәһәре мәктәбендә Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр

Балаларга татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Дәүләтбаевга милли-мәдәни автономия исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Тубыл шәһәре мәктәбендә Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
https://tatar-congress.org/

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Г.Тукай иҗатына багышланган бәйрәм чарасы узды. Татар милли-мәдәни автономиясе һәм җирле «Ак калфак» оешмасы үткәргән чарада шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, укучылар мультфильм карады. Биредә Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Россиянең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева «Әниемнең җылы кочагы» бәйгесендә катнашып, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Бәйрәм көнне Себер татарлары милли-мәдәни автономия рәисе аңа Конгресс бүләген тапшырды. Бу турыда Конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балаларга татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Дәүләтбаевга милли-мәдәни автономия исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.


news_right_1
news_right_2
news_bot