news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Мәҗит Гафуриның 140 еллыгын бәйрәм итәчәкләр

Башкортстан башлыгы указы нигезендә оештыру комитеты төзеләчәк, чаралар үткәрү һәм әзерләү планын эшләнеләчәк.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2020 елда халык шагыйре Мәҗит Гафуриның 140 еллыгын бәйрәм итү турында указга кул куйды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Указ нигезендә оештыру комитеты төзеләчәк, ул чаралар үткәрү һәм әзерләү планын эшләячәк.

Башкорт һәм татар әдәбияты классигы исеме республикада Гафури районы, Уфа шәһәрендәге урам һәм парк исеме белән мәңгеләштерелгән. Аның исеме Башкорт академия театрына бирелгән, театр каршында әдәбиятчы һәм драматургка һәйкәл куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot