news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта Алишер Навои истәлегенә багышланган әдәби кичә булды

Чарада кунакларга танылган фәлсәфәченең биографиясен, ә укучылар шигырьләрен сөйләде.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Саратовта XV гасырның танылган үзбәк шагыйре, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе һәм дәүләт эшлеклесе Алишер Навои истәлегенә багышланган әдәби кичә булды.

Чарада Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр буенча төбәк министрлыгы вәкиле Тимофей Лещенко, Саратов шәһәре хакимияте вәкиле Кирилл Червяков, җәмәгать эшлеклеләре, имамнар һәм эшмәкәрләр катнашты. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар очрашуның әһәмиятен әйтте, анда төрле буын кешеләре танылган шәхесләрнең мирасы турында белә һәм аларның иҗаты белән якынрак таныша ала.

Алишер Навои 1441 елда Гератта (хәзерге Әфганстандагы шәһәр) туа. Үзенең төп әсәрләрен әдәби чагатай телендә (иске үзбәк) иҗат итә, аның үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Нәвои иҗаты төрки телләрдә әдәбият үсешенә көчле этәргеч бирә. Үзенең иҗади эшчәнлеген ул шулай ук фарсы телендә Фәни тәхәллүсе белән дә алып барган.

Чарада катнашучылар кунакларга танылган фикер иясенең биографиясен, ә укучылар Алишер Навои шигырьләрен сөйләде.

Моннан тыш, Саратов академия опера һәм балет театры солисты Аббосхон Рәхмәтуллаев башкаруында үзбәк телендә әсәрләр яңгырады, ул «Туран» милли-мәдәни үзбәк үзәге белән берлектә әдәби кичәне оештыруда актив катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100