news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары тарихын өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың яңа китабы чыкты

Әлеге китапны Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр.

Санкт-Петербург татарлары тарихын өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың яңа китабы чыкты
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бу атнада Санкт-Петербург татарлары тарихын өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың яңа китабы чыкты. Китап юл күрсәткече форматында «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап йөрү» дип атала. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап авторы, туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанова Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты. Очрашу барышында әлеге китапны Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү фикере дә яңгырады.

Бу китап авторның күпьеллык эше нәтиҗәсе, шулай ук аның Санкт-Петербург татарлары тарихы турында чыгарылган хезмәтләренең дәвамы булып тора. Китап шәһәрнең татар меценатлары акчасына һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге ярдәмендә нәшер ителде.

Әлеге белешмәлектә татар-мөселман җәмгыяте тарихы буенча очерклар, музейларның эш сәгатьләре, елга һәм каналлар буйлап «Петербургтагы татарлар» темасы фрагментларын кертеп, сәяхәт итү турындагы мәгълүматлар тупланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100