news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә журналист Вазыйх Фатыйховның яңа китабы тәкъдим ителәчәк

Әдәби кичәне шагыйрь үзе һәм юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин алып барачак.

(Балык Бистәсе, 25 февраль, «Татар-информ», Алинә Бикмуллина). 7 март көнне Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылының мәдәният йортында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, шагыйрь Вәзыйх Фатыйховның узган ел ахырында дөнья күргән «Соңарган китабым» хезмәтен тәкъдим итәчәкләр.

Әдәби кичәне шагыйрь үзе һәм юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин алып барачак.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылган кичәдә Вәзыйх Фатыйхов сүзләренә язылган «Нигә ташлап киттең, әни» дип аталган яңа җырын да халыкка тыңлатачаклар.

Әдәби-музыкаль кичәдә, шагыйрьнең җирле иҗатташ дуслары белән берлектә, популяр эстрада җырчысы Асылъяр һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та чыгыш ясар дип көтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100