news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләрен гыйнварда бүләклиләр

Яшь язучыларның «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча эшләрен Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Дания Заһидуллина, Ландыш Әбүдарова һәм башкалар бәяләгән.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгының яшь язучылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясе җиңүчеләрен гыйнварда бүләклиләр. Бәйге язучының мирасын популярлаштыру, прозаның кече жанрында (хикәя, новелла, кечкенә повесть) иҗат итүче авторларны барлау өчен, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) белән бергә уздырыла. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Проза» номинациясенә 18 эш, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 эш кабул ителде. Жюрида халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, язучы Галимҗан Гыйльманов, әдәбият белгече, галимә Дания Заһидуллина, шагыйрь Ленар Шәех, язучы, әдәбият белгече Ландыш Әбүдарова, шагыйрь, тәрҗемәче Алена Кәримова, язучы, тәрҗемәче Рөстәм Галиуллин, язучы Марат Кәбиров, язучы, тәрҗемәче Айдар Шәйхин һ.б. бар. Комиссия рәисе — ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, рәис урынбасары Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев булды.

«Шәриф Камал яшьләргә бик зур игътибар күрсәткән, фатиха биргән, киңәшләрен кызганмаган. Без бу премияне әле музейның яңадан ачылган гына көннәрендә үк ниятләдек, әмма аннары пандемия сәбәпле, эшләр тукталып торды. Мәдәният министры Ирада Әюпова берсүзсез: „Мондый премия булырга тиеш!“ — диде. Бу — беренче адымнар, беренче зур тәҗрибә», — ди Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар.

Тәрҗемә юнәлешендә рус, инглиз, алман, төрек телләренә тәрҗемә эшләре килгән. Азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителгән эш конкурстан тыш каралган. Тиздән Татар китабы йорты базасында онлайн һәм офлайн «Остазлар мәктәбе» эшли башлаячак.

«Шәриф Камал премиясенә дәгъва кылучы авторларның эшләре куандыра. Алар арасындагы авторларны укыганда мин бу әсәрне автор үзе язганга ышанам. Барлык килгән эшләр дә әдәбият таләпләренә чын мәгънәсендә җавап бирә дип тә әйтеп булмый. Яшьләр бит әле! Шулай да игътибарга лаек булган эшләр шактый. Заманасы шундыймы, белмим: кызлар күп катнаша конкурста. Егетләр дә ешрак язса иде», — дип Ркаил Зәйдулла.

Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда була, һәм аның туган көнендә — 27 февральдә төгәлләнә. Чаралар арасында түгәрәк өстәл, туганнары белән очрашу, премиягә дәгъва кылучы авторлар белән таныштыру, әсәрләрен уку, таныту (портфолиолар), вебинарлар аралган. Өстәмә мәгълүмат социаль челтәрләрдә була: https://vk.com/tatbookhouse, https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti, https://t.me/tatarkitabi. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100