news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты «Ревизор» бәйгесендә җиңде

«Ревизор» бәйгесенең «Иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә Татарстан китап нәшриятының «Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты җиңде.

Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты «Ревизор» бәйгесендә җиңде
Татарстан китап нәшрияты

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты һөнәри осталык буенча дәрәҗәле «Ревизор» бәйгесендә җиңү яулады.

Татарстан китап нәшриятында хәбәр итүләренчә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узган. Китапчылар, китап тарату һәм китапханә эше, китап бастыру өлкәсендә иң яхшы проектлар арасында үткәрелә торган «Ревизор» бәйгесенең унынчы, юбилей елында «Иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә Татарстан китап нәшриятының «Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты җиңде. 

Конкурска Россиянең 30 төбәгеннән 200дән артык гариза кабул ителгән. Ярты ел дәвамында барган әлеге бәйгедә номинантларның проектлары тәкъдим ителде, интернетта тавыш бирелде һәм эксперт советы нәтиҗә ясады.

Конкурсны «Книжная индустрия» журналы, Россия китап берлеге, Халыкара китап күргәзмәләре һәм ярминкәләр генераль дирекциясе, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы, ә 2021 елдан — РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100