news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшрияты «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңде

«Ел поэзиясе» номинациясендә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурсның махсус дипломы тапшырылды.

Татарстан китап нәшрияты «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңде
Татарстан китап нәшрияты

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында чыккан Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендәге өч китаптан торган «Сайланма әсәрләре» «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңүче булды. Кичә «Современник» Мәскәү театрында лауреатларны бүләкләү тантанасы үтте.

Нәшриятта хәбәр итүләренчә, «Ел поэзиясе» номинациясендә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурсның махсус дипломы тапшырылган.

«Сайланма әсәрләр» Татарстан китап нәшрияты тарафыннан күренекле татар шагыйре, тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемәче, яңа татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) 135 еллыгы уңаеннан чыгарылды. Китапларда Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә. Һәр җыентыкка шагыйрьнең 120 әсәре кергән.

«Сайланма әсәрләр» Габдулла Тукайның «Selected Poetry» китабы нигезендә нәшер ителгән. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 2011 елда Лондонда чыккан.

Китапны төзүче һәм кереш мәкалә авторы — дөньякүләм масштабтагы танылган шагыйрь һәм тәрҗемәче Равил Бухараев. Г. Тукайның әсәрләрен инглиз теленә Равил Бухараев һәм Илья Генн тәрҗемә иткән. Татарстан китап нәшрияты әлеге китапны яңадан бастырырга рөхсәт алды һәм, нәтиҗәдә, татар, рус һәм инглиз телләрендә 3 китап басылып чыкты.

«Ел китабы — 2021» конкурсы Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. 20 елдан артык инде Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә узган сезонга йомгак ясала һәм елның иң яхшы китабы билгеләнә. Быел конкурста Россиянең 30 шәһәреннән 110 нәшрияттан 700 китап катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100