news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федор Бондарчук Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобта катнашты

Кинорежиссер «Шүрәле» поэмасын укыган видеоны Instagram битендә Татарстан Президенты куйды.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Кинорежиссер Федор Бондарчук татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган флешмобка кушылды.

Актерлар Евгений Миронов һәм Сергей Безруков белән бергә алар «Шүрәле» поэмасыннан чираттагы өзекне укыды.

Видеоны Instagram битендә Татарстан Президенты куйды. Рөстәм Миңнеханов шагыйрьнең 135 еллыгына багышланган флешмобны башлап җибәргән иде, ул 26 апрельдә билгеләп үтеләчәк.

Акциягә Беренче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов һәм Сергей Безруков та кушылды. Алар шулай ук поэмадан өзек укыды. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100