Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Чаянча чагу» шаян хикәяләр бәйгесе җиңүчеләренә акчалата бүләк бирәчәкләр
Иң яхшы юмористик хикәяләр «Чаян» журналында басылып чыгачак.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында «Чаян» журналы редакциясе «Чаянча чагу» дип исемләнгән юмористик хикәяләр конкурсы игълан итә.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, шаян хикәяләрне 1 июльдән 2021 елның ахырына редакциягә җибәрергә кирәк.
«Без, үз чиратыбызда, аларның иң шәпләрен сайлап алабыз, журналда бастырабыз һәм авторларны акчалата призлар белән бүләклибез», — ди оештыручылар.
Җиңүчеләр өчен бүләкләр:
- беренче урын өчен — 15000 сум;
- икенче урын өчен — 10000 сум;
- өченче урын өчен — 5000 сум.
Әсәрләрне редакциягә җибәргәнче http://chayan-journal.ru сайтында конкурсның шартлары белән танышырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз