news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналы Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабын бастырып чыгарды

Хисаметдин Исмәгыйлев - Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы.

«Казан утлары» журналы Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабын бастырып чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Казан утлары» журналы Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын бастырып чыгарды. Китапның беренче нөсхәсен журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк итте.

Китапның сюжеты үзәгендә — Әфган сугышында катнашкан татар егете. Рөстәм Галиуллин, Шамил Садыйковка китапны тапшырганда, сюжеттагы кайбер серләрне ачты. «Хисаметдин Исмәгыйлев — Әфганстанда үзе булып, үз-күзләре белән күреп, кичереп язган автор. Аның герое Әфганстанда әсирлеккә эләгә, исән кала, исән калу өчен шундагы кызга өйләнә, соңыннан качып китә. Еллар узгач, хатыны рэкетирга әйләнә… Кыскасы, бик мавыктыргыч сюжет. Хисаметдин Исмәгыйлевнең „Никах“ китабын укыгач, и язмыш, диясе генә кала…» — дип сөйләде ул.

Шамил Садыйков, китап чыгуын хуплап, «Халыкка ошар дип ышанабыз», — дип белдерде.

160 битле, кесә форматындагы «Никах» китабы — «Татмедиа» ярдәме белән «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан өченче китап. Моңа кадәр журнал Нәбирә Гыйматдинова һәм Марат Кәбиров әсәрләрен бастырып чыгарды. Рөстәм Галиуллин бу сериягә кергән китапларның тиз сатылуын әйтте. «Укучылардан күп җылы фикерләр килә», — диде ул.

Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабы якын арада Татарстанның һәрбер шәһәрендә һәм районында, шулай ук Башкортстанда сатуга чыгачак.

Автор белән зур әңгәмәне «Интертат» сайтыннан укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100