news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим китабы Россия Нәширләр берлегенең иң яхшы басмалар исемлегенә керде

«100 стихотворений» китабында Мостай Кәримнең иң яхшы шигырьләре тәкъдим ителгән.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Мостай Кәримнең «Инеш» нәшриятында дөнья күргән «100 стихотворений» дигән китабы Россия Нәширләр ассоциациясенең «2019 елның иң яхшы китаплары» бәйгесе нәтиҗәләре буенча «50 иң яхшы төбәк басмасы» исемлегенә кергән.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «100 стихотворений» китабында Мостай Кәримнең иң яхшы шигырьләре тәкъдим ителгән. Басманың тиражы — 3000 данә, күләме – 150 бит.

Мостай Кәримнең «100 стихотворений» һәм «Радость нашего дома» дигән юбилей басмалары «Инеш» нәшрияты ярдәмендә Мостай Кәрим исемендәге фондның масштаблы акциясе кысаларында Башкортстан халык шагыйренең тууына 100 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән.

Югары сыйфатлы яңа басмаларны 2020 елның февраленнән кырыктан артык сәүдә ноктасында сатып алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100