news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Галиуллинның «Биш «ике»ле» китабы чыкты

Әлеге басмага язучының шаян да, моңсу да хикәяләре тупланган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Рөстәм Галиуллинның балалар өчен язылган «Биш «ике»ле» китабын бастырганнар. Бу турыда Татарстан китап нәшриятының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Әлеге китапка язучының соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланган.

«Аларда сез үзегезгә бик таныш булган — планшетсыз тора алмаган Айдарны да, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне дә, күңел күзе ачылган Айнурны да, спортчы Камилне дә, намусы уянган Әскәрне дә — тагын бик күп геройларны очратырсыз», диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot