news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулпан Җәлилова: «Оеклар» шигыре Муса Җәлилнеке түгел

Бу шигырь Муса Җәлилгә багышланган төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә дә күп яңгырый.

Чулпан Җәлилова: «Оеклар» шигыре Муса Җәлилнеке түгел
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге мәгълүмат порталы аша «Оеклар» шигыре әтисенеке булмавын әйтә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интернет челтәрендә һәм герой-шагыйрьгә багышланган китапларда соңгы вакытта «Оеклар» шигыре Муса Җәлил тарафыннан язылган дип, еш телгә алына. Ул Муса Җәлилгә багышланган төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә дә күп яңгырый.

Бу Чулпан Җәлилованы тиешле мөрәҗәгать белән чыгарга этәргән.

«Мин төрле бәйгеләр, фестивальләрдә күп катнашам. Аларда балалар һәрвакыт «Оеклар» шигырен укый. Ел саен шушы күренеш кабатлана. Бу шигырь беркайчан да әтиемнең күпсанлы тиражлар белән нәшер ителгән китапларына кермәде.

«Оеклар» шигыре хәтта Муса Җәлилнең стиленә дә туры килми. Шунлыктан төрле бәйгеләр һәм фестивальләргә әзерләнгәндә әтиемнең абруйлы басмаларын, «Әсәрләр» җыентыгын гына файдалануыгызны сорыйм. Әйтик, Казанда Татарстан китап нәшриятында «Моабит дәфтәрләре»нең бик яхшы басмасы чыкты. Анда Муса Җәлилнең шигырьләре татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән», - дип искәртте Чулпан Җәлилова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100