news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Татар кунак бүлмәсе»ндә яңа китап тәкъдим ителәчәк

Проект Россиянең күпмилләтле тарихында татар халкының ролен ача торган тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән танышу максатында оештырыла.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Санкт-Петербургта «Татар кунак бүлмәсе»ндә шагыйрә Вилия Живаеваның «Жизнь-река» китабының презентациясе була.

Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Татар кунак бүлмәсе» мәдәни-агарту проекты үз эшен уңышлы дәвам итә. Проект Вәкиллек инициативасы белән төзелде һәм 2013 елның сентябрендә эшли башлады.

Проект Россиянең күпмилләтле тарихында татар халкының ролен ача торган тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән танышу, аның Россия дәүләтчелеген һәм мәдәниятен аякка бастыруга һәм ныгытуга керткән өлеше, татар халкының иҗаты, халык бәйрәмнәре, традицияләре һәм гореф-гадәтләре, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык костюмнары турында белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, милли татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, «Ватанга хезмәттә татарлар» проекты белән танышу максатын куя, диелә.

Очрашу 12.00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100