news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татар календаренең 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Татар календарен беренче булып мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйри 1871 елда чыгарган.

Казанда Татар календаренең 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
https://kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсендә Татар календаренең 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел татар телендәге беренче матбугат — басма календарьләр барлыкка килүгә 150 ел тула. Татар дөньясында аларны беренче булып мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйри 1871 елда чыгарган.

Каюм Насыйри календарьләре татар телендә фәнни-популяр һәм иҗтимагый-публицистик стильләрне ныгытуга зур йогынты ясаган, диелә хәбәрдә.

Беренче татар календарьләре үрнәкләре китапханәдә икенче каттагы уку залында махсус күргәзмәдә тупланган.


news_right_1
news_right_2
news_bot