news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәнең балалар залларында җәйге күргәзмәләр эшли

Балаларны китаплар ярдәмендә тирә-юньне өйрәнергә чакыралар.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсенең балалар залларында җәйге тематик китап күргәзмәләре ачылды.

Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, каникулларда яшь укучыларны мавыктыргыч җәйге маҗаралар белән рухланып, китаплар ярдәмендә тирә-юньне тагын да якынрак өйрәнергә чакыралар.

Яшүсмерләр залында «Китаплы пляж» күргәзмәсе — диңгез һәм җәйге маҗаралар турында китаплар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар залында «Китаплы маҗаралар» күргәзмәсе — яңа ачышларга илһамлану өчен кызыклы әсәрләр.

Сабыйлар залында «Рәхәт табигать» күргәзмәсе — хайваннар, үсемлекләр һәм тирә-яктагы дөнья турында белем бирә торган китаплар, диелә хәбәрдә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100