420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанда 2021 елда шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың тууына 190 ел тулуны билгеләп үтәләр. Башкортстан Республикасы башлыгы имзалаган тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендәге республика оештыру комитеты составы расланган.
Төп юбилей чаралары Уфада һәм Мияки районында узачак. Оештыру комитетына юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрү планын эшләү һәм раслау йөкләнгән.