news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әдәби кафе»да хирург Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабы тәкъдим ителде

«Кеше язмышы, намус, кыйбла кебек төшенчәләрне калку итеп, халыкчан итеп күрсәтә», — дип бәяләде китапны әдәбият белгечләре.

«Әдәби кафе»да хирург Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабы тәкъдим ителде
Рамил Гали

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татамедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә (МКДЦ) табиб булып эшләүче Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде.

«Язучылар күп, ләкин китап яза белүче аз. „Казан утлары“ ның кесә китабы сериясе — Татарстанда иң күп укыла һәм сатыла торган халыкчан формат. Яңа авторларның барлыкка килүенә шатланабыз. Язучы, шагыйрьләр булса — милләтнең киләчәге бар. Без талантлы кешеләргә юл ачарга булышабыз. Алга таба да Сездән кызыклы әсәрләр көтеп калабыз», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар әдәбияты тарихында язучы-табибларның булуын искәртте. «Шәриф Хөсәенов, Нәкыйп Каштаннар искә төшә. Язучы-табиблар арасына Илшат әфәнде дә кушылды. Әсәрдә халык кызыксынып укый торган кеше язмышлары бар. Бер генә китап белән генә калма», — дип киңәш итте ул.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев Илшат Билаловны рус әдәбияты классигы Антон Чехов белән чагыштырды. «Илшат Билалов белән Чехов арасында уртаклыклар да бар. Кеше язмышы, намус, кыйбла кебек төшенчәләрне калку итеп, халыкчан итеп күрсәтәләр. Илшат Билалов төсле буяулар белән шомартмый, ничек бар, шулай яза. Чехов кебек», — диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов «хәзер дөньяны медицина яулап алды» дигән фикерен әйтте. «Габдрахман абый Әпсәләмов табиблар турында „Ак чәчәкләр“ дигән шәп әсәр язып калдырган. Ләкин шуннан соң әдәбиятта тынлык булды. Бездә татарча белә торган табиблар җитмиме, соң дип тә уйладым. Без Сезне беренче кеше итеп танырга тиеш булабыз», — ди ул.

Тарих институтында эшләүче галимә Фәния Фәйзуллина китапның беренче мөхәррире булган. Авторның «Югалту» дигән хикәясе аңа очраклы рәвештә килеп эләккән. «Кыска хикәя булуга карамастан, мин аны елый-елый укып чыктым. Илшат әфәнде табиб буларак үзенең осталыгын әсәрләргә сала. Ул үзе кулыннан узган авыруларның, аларның кичерешләрен, үзе аша үткәреп әсәрләрендә чагылдыра», — диде ул.

Фәния Фәйзуллина шушы әсәр аша Илшат Билаловның медицинада бирелеп эшләвен, әби-бабайларның дини тәрбиясен сеңдергәнен күз алдына китергәнен әйтте.

«Кеше зур адым ясар алдыннан аңа кемдер этәргеч бирергә тиеш. Миңа „Шәһри Казанның“ ул вакыттагы мөхәррире — Люция апа булды. Утырып язам дисәң, булып чыкмый. Илһам килүдән тора. Илһам килеп торсын», — диде китап авторы Илшат Билалов.

Соңыннан автор белән автограф-сессия узды. Илшат Билаловның китабы чыгуы белән тәбрикләргә татар әдәбияты вәкилләре, гаиләсе һәм якыннары килгән иде. Тәкъдим итү кичәсен китапның мөхәррире Рәфис Корбан алып барды. 

Илшат Винзел улы Билалов 1967 елның 22 апрелендә Казанда туган. 1984 елда рус телендә белем бирә торган 83 нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын 1990 елда кызыл диплом белән тәмамлап, башта хирургия кафедрасында ординатурада, аннары аспирантурада укыган.

Аннары Казанның 6 нчы хастаханәсендә эшли башлый. Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, медицина институтының йөрәк-кан тамырлары һәм эндоваскуляр хирургия кафедрасында студентларга белем бирә, бер үк вакытта «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә (МКДЦ) табиб булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100