news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

Кичәдә катнашучылар бөтен дөнья татарларының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын күмәк башкарды.

Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды
Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай һәм музыка» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Чара апрельнең ике истәлекле көне — шагыйрьнең туган һәм үлгән көн уңаеннан үткәрелде.

Кичәне Татар мәдәни үзәге китапханәсе мөдире Розалия Хәнәфиева алып барды. Ул «Тукайның үлемсез җырлары» темасына багышланган чыгышында татар халкының танылган улының тормыш һәм иҗади юлы, мәдәният үсешенә керткән өлеше турында сөйләде. Бу турыда Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның иҗади өлешен шагыйрә Мөнҗия Фәссахова «Тукай иле» шигыре белән ачты. Кичәдә шулай ук шагыйрьнең «Туган тел, «Бәйрәм бүген», «Туган авыл», «Тәфтиләү», «Бала белән күбәләк», «Әллүки», «Җир йокысы», «Пар ат» җырлары да яңгырады.

Кичәдә катнашучылар бөтен дөнья татарларының  рәсми булмаган гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын күмәк башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot