news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Ркаил Зәйдулла белән очрашу булды

Язучы чит илләрне дә татар әдәбияты белән таныштыру өчен эш алып барылуын искәртте.

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Ркаил Зәйдулла белән очрашу булды
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»).  Үзәк китапханәдә Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Иҗат илһамлы булырга тиеш» дип исемләнгән иҗади очрашу узды. Очрашуда Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә барды. Әңгәмә барышында аның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре Ркаил Зәйдулланың шигырьләрен укыды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Күренекле әдип үзе дә шигырьләр укыды, хәзерге чор әдәбият, яшь буынга тәрбия бирү турында үз фикерләре белән уртаклашты. Чит илләрне дә татар әдәбияты белән таныштыру өчен эш алып барылуын искәртеп үтте.

«Тәрҗемә дигәннән, төрек телендә 30 хикәя кергән хикәяләр анталогиясе чыгарга тиеш… Француз телендә җыентык чыкты. Анда минем дә өч әсәрем урнаштырылган», — диде Ркаил Зәйдулла.

Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100