news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме Җәлилнең ябык архивтагы шигырьләре кайчан халыкка ирешәчәген фаразлады

Төркия татары Касыйм Миршан төрмәдән алып чыккан тугыз дәфтәр Подольск шәһәрендәге ябык архивта саклана.

КФУ галиме Җәлилнең ябык архивтагы шигырьләре кайчан халыкка ирешәчәген фаразлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Муса Җәлилнең Подольск ябык архивында халыкка билгеле булмаган тугыз дәфтәре саклана. Бу дәфтәрләрдәге шигырьләр архивлар ачылгач, киләчәк буыннар өйрәнгәч кенә халыкка ирешәчәк, диде КФУ профессоры Нурфия Йосыпова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында шагыйрь истәлегенә узган кичәдә.

КФУ профессоры әйтүенчә, Муса Җәлилнең барлык шигырьләре дә халыкка билгеле түгел. Аның «Моабит дәфтәре» циклында ике китабында 117 шигыре халыкка билгеле. Муса Җәлил 125 шигырь иҗат итүе хакында сөйли.

Икенче китап Кытайның Циньсзян өлкәсендә туган һәм ул вакытта Төркиядә яшәүче Касыйм Миршан белән бәйле. Ул Плетцензее төрмәсенә Муса Җәлил янына килеп йөри. Касыйм Миршан соңгы тапкыр 1944 елның ноябрендә төрмәгә килә, әмма татарларның август аенда җәзалап үтерелүен әйтәләр һәм аларныкы дип, тугыз дәфтәр тапшыралар.

«Әлеге тугыз дәфтәрне ул 1946 елда Рим илчелегенә тапшыра. Татарча латин графикасында язуны укучы булмау сәбәпле, ул Мәскәүгә җибәрелә. Эчке эшләр министрлыгында да шигырьләре укый алучы булмый. Шунлыктан, ул Эчке эшләр халык комиссарлыгының баш идарәсенә бирелә», — дип сөйләде Нурфия Йосыпова.

КФУ профессоры аңлатканча, Баш идарәдән ул хәзерге көндә Подольск шәһәрендә урнашкан ябык архивка озатыла. «Бүгенге көндә Муса Җәлилнең калган шигырьләре шушы урында саклана. Әлеге шигырьләрне ачыклау, аларны барлау, табу, өйрәнү киләчәк буын эше булып кала», — диде галимә.

Җәлил иҗатын өйрәнгән Рафаэль Мостафин 1983 елда махсус рөхсәт алып Төркиягә бара, ләкин Касыйм Миршанны очратмыйча кайта, дип сөйләде профессор. Соңыннан ул барыбер Касыйм Миршан белән очраша, анда сакланган шигырьләрне таба, әмма аларның берсе дә Җәлилнеке булып чыкмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100