news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районы Норма авылында язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу була

Очрашу «ТАТМЕДИА КЛУБ» белән берлектә оештырыла.

Балтач районы Норма авылында язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу була
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Балтач районы Норма авылы китапханәсе, «ТАТМЕДИА КЛУБ» белән берләшеп, танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу оештыра. Бу чарага татар әдәбияты белән кызыксынучы һәркем килә ала.

Очрашуда Нәбирә Гыйматдинованың китаплары презентациясе, яңа татар журналлары белән танышу, язучы белән җанлы аралашу булачак. Нәбирә Гыйматдинова үзе иҗатын яраткан укучылар белән очрашуны түземсезләнеп көтүен әйтте, дип хәбәр итте «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева.

Норма авылы китапханчесе Лилия Шәйхетдинова фикеренчә, зур популярлык казанган, талантлы язучы белән очрашу татар әдәбиятын сөючеләрнең күңелләрен тагын да җылытачак, Норма халкына зур бүләк булачак.

Әлеге чара 11:00 сәгатьтә башлана. 

«Бу очрашу — татар матбугатын, китапларын таныту максатыннан оештырылган „ТАТМЕДИА КЛУБ“ берләшмәсенең тәүге чарасы. Әлеге клуб Татарстан районнары һәм Россия төбәкләрендә татар журналлары, китаплары белән кызыксынучыларны берләштереп, үзара аралаштыру, фикер алышу оештыру өчен барлыкка килде. Хәзерге вакытта проект Мөслим, Балтач районнарында, Чаллы шәһәрендә уңышлы эшләп килә», — диде Алсу Исмәгыйлева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100