news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ЛитРес» сервисында татарча аудиокитапларны түләүсез тыңларга мөмкин

Сервиста татар телендә 40 аудиокитап тәкъдим ителә.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшрияты яздырган 40 татар аудиокитабын бүгеннән «ЛитРес» сервисында түләүсез тыңларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова әйтте.

«40 татар аудиокитабын „ЛитРес“ сервисында бушлай тыңлау мөмкинлеге булды. Якын арада китапханә аудиокитаплар белән тагын да тулыланачак. Бу — нәшриятның „ЛитРес“ сервисы белән хезмәттәшлегенең чираттагы этабы, моңа кадәр мәйданчыкта электрон китаплар урнаштырылган иде», — ди ул.

Аудиокитапларны яздыру проекты ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. Күренекле татар әдипләренең әсәрләрен аудиокитап итеп яздыруда Татарстанның танылган артистлары һәм дикторлары катнашты. Бүгенге көндә якынча 770 сәгать аудиокитап яздырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100