news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәгә килүчеләр Минтимер Шәймиев автографы куелган китапка ия булачак

Чарага язучы, «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиятуллин да кунак буларак чакырылган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә «Татарстан» журналының махсус саны тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

«Казанның танылган кешеләре җыелган компаниядә китап укуга мәхәббәт хакында сөйләячәкбез. Кичәдә оттырышсыз лотерея да уйнатылачак. Бәхетле кешеләр Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев автографы куелган китапка ия булачак», - диелә хәбәрдә.

Чарага язучы, «Зур китап» премиясе лауреаты Шамил Идиятуллин да кунак буларак чакырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot