news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовскида «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 300 бала катнашты

Конкурсның максаты - Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына карата кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатен үстерү.

Нижневартовскида «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 300 бала катнашты
tatar-congress.org

(Казан, 18 февраль , «Татар-информ»). Нижневартовскида «Патриот» балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәге базасында «Җәлил укулары» II шәһәр шигырь укучылар бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның максаты - Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына карата кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатен үстерү.

Бәйге 5-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр арасында булды. Чараны Нижневартовск шәһәренең «Патриот» иҗтимагый оешмасы, «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе мәгариф департаменты, шәһәр хакимияте ярдәме белән үткәрде. Конкурста шәһәрнең 300гә якын баласы катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100