news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов әдәбият-сәнгать әһелләренә зур ышаныч белән карый

«Казан утлары» журналының «Илең турында уйла!» әдәби конкурсы ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырылды.

Марат Әхмәтов әдәбият-сәнгать әһелләренә зур ышаныч белән карый
Рамил Гали

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әдәбият-сәнгать әһелләренә ышаныч белән карый. Бу хакта ул «Казан утлары» журналы уздырган «Илең турында уйла!» әдәби конкурсына йомгак ясаганда әйтте.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләргә Марат Әхмәтов үзе дә килгән иде. Язучы, журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовны милләтнең яклаучысы дип саный.

«Сезнең эшчәнлек миңа Туфан абый Миңнуллинны искә төшерде. „Аны соңгы юлга озатканда Газинур Морат: ‚Без ‚Әтигә әйтәм әле‘ дип әйтерлек яклаучыбызны югалттык“, дигән иде. Сез дә безнең барып сыена торган шәхесләребезнең берсе», — диде ул Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итеп.

Марат Әхмәтов Тел комиссиясенә зур бурычлар йөкләнә һәм зур ышаныч баглана дип саный. «Әгәр дә без телебезне саклауны комиссия эшчәнлеге белән генә бәйләсәк, тирән ялгышабыз. Ул безнең бөтен милләттәшләребезнең бурычы», — диде Марат Әхмәтов.

«Без үзебезгә тапшырылган телебезнең нәфислеген үстереп киләчәк буынга җиткерү. Комиссия массаларга барып җитәрлек тәкъдимнән бар икән, аны күтәреп алып, куәт биреп, үстерергә булышырга тиеш», — диде ул.

Ул бу эшнең үзе өчен яңа булуын да искәртте. «Аны үлчәүгә салып булмый. Ул гектарлар һәм центнерлар белән үлчәнми. Сыер булса савар идем, җир булса эшкәртер идем, ә монда кеше күңеленә башкача барып җитәргә кирәк. Шуңа мин һәрберегезгә ышаныч белән карыйм», — диде ул залдагы язучыларга мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100