news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури иҗатына багышланган флешмобта төрле милләт вәкилләре катнашты

Чара истәлекле вакыйгага – Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури тууга 140 ел тулуга багышланган иде.

(Казан,17 июль, «Татар-информ»). Уфада Мәҗит Гафури мемориаль музей йорты җитәкчесе һәм Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды Советы уртак карары белән «Без Мәҗит Гафурины укыйбыз» видео-флешмобы өч ай дәвам иттте. Әлеге флешмобта төрле милләт вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара истәлекле вакыйгага – Башкортстан Республикасындагы беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури тууга 140 ел тулуга багышланган иде.

Әдәби чара Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Хәбировның 2020 елнып 25 мартында Башкорт АССРның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуын бәйрәм иту турындагы указы нигезендә үткәрелде.

2020 елның 11 июлендә бөек шагыйрьнең мемориаль музей-йортында әлеге халыкара шигърият марафонында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Мәҗит Гафури иҗатын яратучылар — төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләре аның шигырьләрен укыды. Анда Башкортстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән (шул исәптән Мәскәү, Казан, Санкт - Петербург) һәм хәтта Кытайдан да талантлы нәфис сүз осталары катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100