news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия империясендә һәм СССРда мөселман лидерлары турында китап чыкты

Китап Үзәк Россия, Идел һәм Урал буе, Себер, Төньяк Кавказ һәм Кырымның мәшһүр мөселман эшлеклеләренә багышланган.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). «Мәдинә» нәшрият йортында тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хәбетдинов язган һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, теология докторы Дамир Мөхетдиновның гомуми редакциясендә нәшер ителгән «Лидеры российских мусульман и мусульманок в Российской Империи и СССР (XIX-XX вв.)» дигән китап басылып чыккан.

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, китапка фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Айдар Юзеев һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, тарих фәннәре докторы Дамир Хәйретдинов рецензия язган.

Әлеге басма 2006 елда «Мәдинә» нәшрияты нигез салган «Рамазан укулары» традициясен дәвам итә. Китап Үзәк Россия, Идел һәм Урал буе, Себер, Төньяк Кавказ һәм Кырымның мәшһүр мөселман эшлеклеләренә багышланган. Габдессәлам Габдрәхимовтан башланып Әхмәтҗан Мостафин белән төгәлләнгән утыз биография XIX гасыр урталарыннан алып XX гасырның 80нче елларына кадәрге Россия тарихын колачлый.

Фәнни-популяр басма киң җәмәгатьчелеккә, галимнәргә, мөгаллим һәм имамнарга, студент һәм шәкертләргә – Россия мөселманнары тарихы һәм язмышы белән кызыксынучы һәркемгә адресланган.

Китап Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән, диелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100