news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең Чыты авылында Мәүла Колый хөрмәтенә стела куелачак

Быел «Беренче Питрәч укулары. Мәүла Колый: татар рухи мирасы һәм хәзерге заман» республика фәнни конференциясе үткәреләчәк.

Питрәчнең Чыты авылында Мәүла Колый хөрмәтенә стела куелачак
http://pestrecy-rt.ru/

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Питрәч районының Чыты авылына керү юлында Мәүла Колый хөрмәтенә стела куелачак, дип хәбәр итте районның «Алга» газетасы.

«Былтыр стела кую турында карарга килдек. Эскизлар ясадык, материаллар әзерләдек, ләкин ясап куярга өлгермәдек. Эшләрне быелгы язга, май тирәсенә күчердек. Соңрак биредәге мәчеткә, яңа музейга аның исеме биреләчәк», — ди стела урнаштыру инициаторларының берсе — авыл Мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, Мәүла Колый тәхәллүсен алган дин эшлеклесе, шагыйрь-суфи Питрәч районында туган. Бер белешмә буенча ул Чыты авылында, ә икенчесе буенча Колайда дөньяга килгән. Аның биографиясенә кагылышлы бернинди документ та сакланмаган.

Мәгълүматларны шагыйрьнең әсәрләреннән алалар. Ул 17 гасыр уртасында яшәгән һәм иҗат иткән. 1630 елларда Питрәч районы территориясендә булса, 1670 елларда Болгар шәһәре тирәсендә яшәгән. Дини-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. 18 гасыр башына таба хәзерге Лениногорск районының Иске Иштирәк авылына күченгән.

Мәүлә Колыйның йөздән артык шигыре бар. Ул шигырьләрендә әйләнә-тирә дөнья, тормыш һәм үлем турында уйларын яза. Ислам дине «күзлегеннән» кешенең әхлакый сыйфатларына зур әһәмият бирә. Игенчелекне җәннәттә урын гарантияләүче иң изге эш дип уйлаган, дип яза район басмасы.

Мәүла Колый иҗатын озак еллар дәвамында Наҗия Арсланова өйрәнгән. Ул 20 елдан артык Чыты мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән һәм туган як түгәрәген алып барган, Мәүла Колыйга багышланган зур булмаган почмак оештырган, ул бүген Чита мәктәбе каршындагы музей экспонатлары составына керә.

Мәктәп директоры Фәридә Гайнетдинова сүзләренчә, якын арада Казаннан Мәүла Колый кулъязмаларының күчермәләре кайтарылачак. Быел көз көне районда «Беренче Питрәч укулары. Мәүла Колый: татар рухи мирасы һәм хәзерге заман» дип аталган республика фәнни конференциясе үткәреләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100