news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр

Ике татар язучысына бөек шагыйрь исемендәге премия тапшырдылар.

Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышта татар шагыйре Шәйхи Маннурның 116 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде. Анда аның иҗат әһелләре һәм иҗатын яратучылар катнашты. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Шигърият бәйрәмендә Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатларын игълан иттеләр. 2021 елда мактаулы премиягә язучы, прозаик Камил Кәримов ия булды. Лауреат бу ел аның өчен юбилей елы булуын әйтте.

«Мин 70 яшьлегемне һәм яза башлавыма 40 ел тулуны билгеләп үтәм. Шулай ук 35 ел элек мине бу премиягә тәкъдим иткәннәр иде, әмма оештыру сәбәпләре буенча ул вакытта ала алмадым», — дип сөйләде Камил Кәримов.

Тагын бер премия Мамадышта туган Фәрит Хисматовка бирелде. Ул Әл-Фәрит ибн Габделбарый тәхәллүсе белән туган авылы тарихын язган. Ул Мамадышка килә алмаган, аның өчен бүләкне улы Фирназ Хисматов алган.

Митинг танылган шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу белән тәмамланды.

Шәйхи Маннур — Мамадыш районының Тулбай авылында туган. Ул бай әдәби мирас калдырган. Шагыйрь яшьләрне иҗатка җәлеп итү өчен туган авылында үз акчасына китапханә төзеткән, аны китаплар белән тәэмин иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100