news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Саумы, Казан!» әдәби конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Иң яхшы эшләр Казан турында хикәяләр җыентыгына керәчәк.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Татарстан башкаласы турында «Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Жюри 12 иң көчле эшне билгеләде – 6 автор абсолют җиңүче булды, калганнары кызыксындыру бүләкләре алды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

35 яшькә кадәрге категориядә беренче урынны «Мусильда – мәче-шәфкать туташы» хикәясе белән Алинә Габдулина алды, икенче урынны «Изумруд» әсәре белән Илья Береснев, өченче урынны «Сәгать алты иде» хикәясе белән Айзилә Сабирова алды.

35 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә «Карындыклы иде тәрәзәсе» хикәясе өчен Ркаил Зәйдуллинны иң яхшы дип таныдылар, икенче урынны «Җәй азагында» әсәре белән Денис Фокин алды һәм өченче урынны «Имән» хикәясе өчен Асия Юнысовага бирделәр.

Тагын 6 катнашучы кысыксындыру бүләкләре алды. Бүләкләргә лаек булучылар арасында – Айгөл Шәйхелисламова «Саумы, Казан!» хикәясе белән, Марина Шишкарева «Уңышлы көн» хикәясе белән, Леонид Курин «Фасылларны сайламыйлар» хикәясе белән, Фәридә Габдрәупова «Казан авазы» хикәясе белән, Айзирәк Гәрәева «Казаныма кайтам» хикәясе белән Раилә Хәялиева «Каз анасы шәһәре» хикәясе белән.

5 апрельдән 31 июльгә кадәр конкурска 120дән артык эш килде, шуларның 50се татар телендә, 70е рус телендә. Конкурста казанлылар гына түгел, Төркия, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Алтай крае, Австралия һәм хәтта Нью-Йоркта яшәүчеләр дә катнашты. Иң яхшы эшләр Казан турында хикәяләр җыентыгына керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100