news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте Американың «Амазон» нәшриятында чыкты

Әсәрне инглиз теленә Айшәнур Чәкич һәм Кадир Чәкич тәрҗемә иткән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге тәрҗемә үзәгенең эшчәнлеге кысаларында күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте Американың «Амазон» нәшриятында дөнья күрде.

Берлекнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әсәрне инглиз теленә Айшәнур Чәкич һәм Кадир Чәкич тәрҗемә иткән. Китапның инглизчә «THREE YARDS OF LAND» ​дип атла.

Повестьнең электрон​ һәм басма​ вариантын ​ www.amazon.com сайтыннан сатып алырга була.


news_right_1
news_right_2
news_bot