news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Көмеш кыңгырау» газетасы авторларына Шәүкәт Галиев исемендәге премияне тапшырдылар

Быелгы премияне балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәр һәм шигырь, хикәяләре газетада чыккан дүрт бала алды.

«Көмеш кыңгырау» газетасы авторларына Шәүкәт Галиев исемендәге премияне тапшырдылар
http://chelny-rt.ru

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Көмеш кыңгырау»). 16 сентябрь көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә былтыр ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән авторга һәм кызыклы, әдәби яктан сыйфатлы шигырь, хикәяләре газетада дөнья күргән дүрт балага Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшырылды. Бу турыда газетада хәбәр ителә.

Лауреатлар:

  • балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәр,
  • Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова белән Инсаф Гатауллиннар, 
  • Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбеннән Әмир Фәрхуллин, 
  • Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбеннән Роза Әмирова.

«Барыгызны да бу зур иҗади уңыш тәбрик итәбез һәм элемтәләребез алга таба да нык булыр дип ышанабыз. Хәйриячебез Римма ханым Идиятуллинага исә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! Балаларга Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшыруның әһәмияте, чыннан да, зур. Бердән, ул татар телендә иҗат итүче балалар өчен стимул булса, икенчедән, күренекле шагыйрьне тагын бер кат искә алу мөмкинлеге дә», диелә бу хәбәрдә.

Тантанада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлек итүче каләм ияләре, газетаның якын дуслары катнашкан.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия 2019 елда Татарстан Язучылар берлеге һәм «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы тарафыннан булдырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100