Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кәрим Тинчуринның исән чагында басылган «Alar өcәv ide» әсәрен онлайн укып була
Гөлшат һәм Равилнең яңа тормыш төзүе турында комедиянең тулы версиясе Милли китапханә фондларында саклана.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Милли китапханә порталында Кәрим Тинчуринның 1935 елда нәшер ителгән «Alar өcәv ide» комедиясе цифрлаштырылды.
Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әсәрнең электрон версиясен сайтта укырга була.
«Комедия геройлары Гөлшат һәм Равил яңа тормыш төзиләр. Әмма алар гаиләнең яңа корылышын төрлечә күзаллый. Пьеса социалистик төзелеш пафосы белән сугарылган», диелә хәбәрдә.
Әсәрнең тулы версиясе Милли китапханә фондларында саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз