Язучы Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле» шигырь китабы тәкъдим ителде

Каләмдәшләре Ләбиб Леронны күпкырлы шәхес һәм лирик шагыйрь буларак бәяләде.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Әдәби кафе»да «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле» исемле яңа китабы тәкъдим итү кичәсе узды.

«Мәхәббәтнең канат җиле» Татарстан китап нәшриятында 1200 данә белән нәшер ителгән. Аны «Әдәби кафе»да бүген ташлама белән алырга мөмкин. Китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелгән.

Автор китапны ун ел элек үк басмага әзер булуын әйтеп үтте. «Русча китабым иртәрәк чыкты. Татарчасы кызым Айсылу Леронның туган көнендә тәкъдим ителде», — диде ул һәм тәкъдим итү кичәсенә килгәннәргә рәхмәтен белдерде.

Китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров язган. Ул авторга күпкырлылыкка омтылу хасиятен югалтмавын теләде. «Ләбиб — күпкырлы шәхес, төрле әдәби жанрларда иҗат итәргә омтыла. Әдәбиятта эпиграмма белән пародияләрне җанландырып та җибәрде. Талантының барлык ягын ачарга омтылсын иде», — диде ул.

«Аның кагылмаган шәхесе юк. Бөтен жанрларда катнаша: пародия, шигырь, миниатюра, һ.б. Киңкырлы талантларны бик нык чәчелә, диләр. Ләбиб чәчелми, ул халыкка талантын чәчә. Ул башкарган эштән кеше һәрчак көнләшә. Талантлы кешеләргә кызыга иде, кызыккан кешеләре турында уңай иҗат бәяләмәләре бирде ул, ә көнләшкән кеше уңай бәяләмә бирә алмый», — диде язучы, драматург Рабит Батулла.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Ләбиб Лерон белән студент елларында бер тулай торагында торган хатирәләрен искә алды. «Мәктәптә Ленарис Улимановский дигән тәхәллүсе белән дә язган булган. „Яшь ленинчы“ газетасында „Ленарис Леронов“ дип куя иде. Мондый тәхәллүс булмый, татар икәнең күренеп тормын, Ләбиб Азат бул дип тәкъдим иттем», — ди ул.

Профессор, әдәбият тәнкыйтьчесе Тәлгать Галиуллин Ләбиб Леронны лирик шагыйрь буларак соңгы елларда гына тануын әйтте. «Лирика эчке серләрсез, кеше алдында кычкырып әйтеп булмый торган сүзләрсез була алмый. Аның „Мона Лиза кебек серле ханым“, „Вакыт җитми, дибез“ һ.б. шигырьләре йөрәгемне кайнатты. Ләбибнең чын мәгънәсендәге иҗаты — аның лирикасындадыр», — диде галим.

Әдәбият галиме Ләбиб Леронның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дә лаек булуын әйтте. «Ул „Безнең мирас“ журналын күтәрде, журнал татар халкының үткәнен, тарихын, мирасын чагылдыручы үзәк булып бара. Ләбиб кайда гына булмый, гел сәяхәт итәргә ярата: Франция, Алтай, Себер һ.б. җирләрдә гизә», — диде ул.

Ләбиб Леронның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән Галина Булатова Ләбиб Леронның шигырьләрен бәяләп, аның күбрәк шигърияткә һәм хатын-кызга мәхәббәт темаларында иҗат итүен билгеләп үтте.

Очрашуда әдипнең каләмдәшләре һәм дуслары — Марсель Галиев, Газинур Морат, Раил Садриев, Гәрәй Рәхим, Алмаз Хәмзин, Йолдыз Шәрапова, туганнары булды. Якташы, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех Ләбиб Лерон сүзләренә язылган җырны башкарды.