Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә китап фестивалендә татар әдәбиятын тәкъдим итәчәкләр
«Татарстан китап нәшрияты» стенды «Россия төбәкләре» павильонының 17нче чатырында урнашачак.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). 2021 елның 17-20 июнендә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» дигән җиденче китап фестивале узачак. Илебездәге иң матур әдәби чараларның берсе төрле илләрдән килгән язучыларны, нәширләрне һәм башка мәдәният һәм сәнгать вәкилләрен берләштерәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Традиция буенча, фестивальдә «Татарстан китап нәшрияты» катнаша, ул татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, шул исәптән Муса Җәлилнең тууына 115 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган китаплар экспозициясен оештыра.
Стендта төрле тематик юнәлештәге 300дән артык китап: балалар өчен, фәнни-популяр, тарихи, туган якны өйрәнү һәм сәнгать буенча басмалар, альбомнар тәкъдим ителәчәк.
Быел фестиваль берьюлы ике форматта: онлайн һәм оффлайн узачак. Традицион мәйданчыкларда кунакларны лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, паблик-токлар, яраткан авторлар белән очрашулар көтә.
«Татарстан китап нәшрияты» стенды «Россия төбәкләре» павильонының 17нче чатырында урнашачак.
Фестивальгә теркәлү буенча кереп булачак. Керү юлында чират булдырмас өчен, оештыручылар алдан ук килү көнен, сеансны сайларга һәм бушлай билет рәсмиләштерергә куша.
Фестивальгә сайлап алынган сеанс башыннан алып бер сәгать эчендә керергә мөмкин. Бары тик билет күрсәтелгән очракта гына кереп була. Фестивальдә битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз