news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы һәм филармония «Шүрәле» әкиятен уку буенча флешмоб игълан итте

«Шүрәле» әкиятенең үзең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булган бер өлешен яздырып #Тукай135 #СүзбашымбитШүрәле хештеглары белән интернетка куярга кирәк.

Мәдәният министрлыгы һәм филармония «Шүрәле» әкиятен уку буенча флешмоб игълан итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган флешмоб игълан итте. Флешмобта катнашкан Татарстан, Башкортстан, Финляндиядә яшәүче күренекле җәмәгать эшлеклеләре, җырчылар, театр артистлары, шагыйрьләр, журналистлар Тукайның «Шүрәле» әкиятен укыдылар.

Әлеге флешмобта һәркем катнаша ала. «Шүрәле» әкиятенең үзең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булган бер өлешен яздырып, #Тукай135  #СүзбашымбитШүрәле хештеглары белән интернетка куярга кирәк.

Флешмобта Минтимер Шәймиев, Айдар Фәйзрахманов, Флюра Сөләйманова, Римма Ратникова, Георгий Ибушев, Дениз Бәдретдин, Ирада Әюпова, Филүс Каһиров, Җәмилә, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлназ Мөхәммәдиева, Артем Пискунов, Кадим Нуруллин, Ркаил Зәйдулла, Данир Сабиров, Резидә Сәлахова һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100