news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллинның Инстаграм сәхифәсендә чыккан шигырьләре җыентык итеп басылган

Җыентыкка 2017-2020 елларда иҗат ителгән өч йөзгә якын шигырь кергән.

Роберт Миңнуллинның Инстаграм сәхифәсендә чыккан шигырьләре җыентык итеп басылган
Максим Кәримов

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Роберт Миңнуллинның вафатыннан соң нәкъ бер ел узгач «Газиз замандашларыма — инстадашларыма…» исемле яңа китабы чыкты.

Китапка Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның инстаграм челтәрендә теркәлгәннән соң алып соңгы көненә кадәр өч елга якын вакыт эчендә язылган шигырьләре тупланган. Алар шагыйрьнең төрле халәтендә язылып, күңелен борчыган мөнәсәбәтен чагылдыра.

«Әтиемне Инстаграм сәхифәсен булдырырга озак үгетләдем. Ул бирешмәгәч, 2017 елның июнь көннәрендә телефонын алдым да, бер-ике төймәсенә баскалап, сәхифәсен ачып җибәрдем. Шулай эшләгәнемә бүгенге көнгә кадәр сөенеп туя алмыйм. Инстаграмга өч ел дәвамында өч йөзгә якын яңа шигырьләр теркәлгән», — диде шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова китапны тәкъдим итү чарасында.

Роберт Миңнуллин Инстаграм сәхифәсендәге шигырьләрен исән чагында ук китап итеп чыгарырга хыялланган. Китапның бизәлеше буенча да фикерләрен әйткән. Басма инстаграм стилендә эшләнгән. Фотографияләр дә социаль челтәрдәге кебек урнаштырылган.

«Әтинең хыялын мин тормышка ашырырмын дип уйламаган идем. Тормыш үзенчә итә икән. Бик озак вакыт бу эшкә якын килеп булмады. Шигырьләргә тотынган саен күз яшьләре тулып, җаным сыкрый иде. Ләкин бу эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәклеген төгәл аңладым. Үзем генә моны башкарып чыга алмас идем. Асия Тимирясованың командасына мин бик рәхмәтлемен», — ди Таңсылу Сабирова.

Китапны чыгаруда Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясованың ярдәме зур булган. Басма әлеге институтның нәшриятында бер мең тираж белән дөнья күргән.



Галерея: Роберт Миңнуллинның «Газиз замандашларыма-инстадашларыма...» китабын тәкъдим итү
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100