news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов блогерларны Габдулла Тукай шигырьләрен укуда катнашырга чакырды

26 апрельдә бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тула.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов блогерларны Габдулла Тукай шигырьләрен укуда катнашырга чакырды. Ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә бер видео урнаштырган. Анда Беренче канал журналисты Тимур Шәрәфетдинов рус телендә «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый.

«Блогерлар, кушылыгыз, әйдәгез, Тукайны укыйбыз!» - дип мөрәҗәгать иткән республика Президенты үз сәхифәсенә язылучыларга.

2021 елда Татарстанда билгеләп үтелә торган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга багышланган киң колачлы чаралар үткәрү күздә тотыла.

«Бу шигырь рус телендә дә бик матур яңгырый. Сез аны чын күңелдән укыдыгыз. Рәхмәт!», «Габдулла Тукай – татар халкының иң күренекле шагыйре», - дип искәрткән Президентның сәхифәсенә язылучылар. Аларның кайберләре әлеге флешмобка кушылырга ниятләүләре турында әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot