news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Начар күрүчеләр өчен «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында нәшер ителде

Ул ике калын томнан гыйбарәт, анда шигырьләр татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән.

Начар күрүчеләр өчен «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында нәшер ителде

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында басылып чыкты. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова искәрткәнчә, төп нөсхәдә ике кечкенә дәфтәрдән гыйбарәт әсәрләр циклы начар күрүчеләргә тәгаенләнгән версиядә ике калын томга әверелгән, алар татар һәм рус телләрендә аерым-аерым тәкъдим ителгән.

Китап Татарстанда телләрне саклау һәм үстерү программасы кысаларында дөнья күргән.

«Китапны Брайль шрифтында чыгару — ул безнең тарафтан Җәлилнең шигъри таланты һәм батырлыгына карата хөрмәт һәм мәхәббәт уяту, шулай ук күрмәүче кешеләргә шагыйрь иҗаты белән танышырга мөмкинлек бирү», - дип искәртте Закирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100