Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Шәрифуллинаның «Алма апа» китабы чыкты
Язучының төрле елларда иҗат ителгән проза һәм сәхнә әсәрләре бер җыентыкка тупланган.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Танылган шагыйрә, язучы Эльмира Шәрифуллинаның «Алма апа» дип аталган яңа китабында төрле елларда иҗат ителгән проза һәм сәхнә әсәрләре туплап бирелгән.
Яңа басма Татарстан китап нәшриятында чыккан. Бу турыда нәшриятның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Авторның тирән психологик кичерешләр белән сугарылган повесть һәм хикәяләре, эсселары һәм шигъри тел белән язылган пьесалары укучы күңеленә хуш килер, гыйбрәт алырга, тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итәр дигән өметтә калабыз», диелә бу хәбәрдә.
«Инетртат» сайтына биргән интервьюда Эльмира Шәрифуллина татар әдәбиятында хатын-кыз язучыларга мөнәсәбәт, Фаил Шәфигуллин белән 14 кенә ел яшәп калган гомер, трагедия булган 1982 ел турында сөйләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз