news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә язучы Рауль Мирхәйдәровның иҗат кичәсе була

Язучы Рауль Мирхәйдәровка 2021 елның 17 ноябрендә 80 яшь тула.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә язучы Рауль Мирхәйдәровның 80 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе узачак.

Язучы Рауль Мирхәйдәровка 2021 елның 17 ноябрендә 80 яшь тула. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рауль Мирхәйдәров Оренбург татарлары гаиләсендә туа.

Иҗат кичәсе 18.30 сәгатьтә Кече Татар пер., 8 адресы буенча башлана. Керү ирекле.


news_right_1
news_right_2
news_bot