news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителде

Татар язучылары дөньяга чыгарга тиеш, үз казаныңда гына кайнап ятып булмый бит, дип аңлатты Ленар Шәех берлеккә керү сәбәбен.

Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителде
Рамил Гали

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, шагыйрь Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә (Союз писателей России) кабул ителгән. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

«Татар язучылары дөньяга чыгарга тиеш, үз казаныңда гына кайнап ятып булмый бит. Язучы дөньяга чыга икән, әдәбиятыбыз да киңрәк мәйданга аяк баса дигән сүз», — диде Россия Язучылар берлегенә кабул ителгән Ленар Шәех.

Ленар Шәех сүзләренчә, ул август аенда документларын тапшырган һәм Россия Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында бертавыштан берлеккә алынган. Аңа якут, башкорт һәм рус язучылары рекомендация биргән.

Мәскәүдә "Союз писателей России" һәм "Союз российских писателей" оешмалары бар. Ленар Шәех "Союз писателей России" оешмасына соңгы 30 елда кабул ителгән беренче татар язучысы булуын әйтте.

Ленар Шәех — Татарстан, Россия һәм халыкара әдәби премияләр лауреаты. Татар, рус, инглиз, башкорт, кыргыз телләрендә дөнья күргән егерме дүрт китап авторы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100