news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» «Әдәби кафе»да Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабын тәкъдим итәчәк

«Җиләкле алан» — «"Казан утлары" китапханәсе» сериясендә чыккан дүртенче китап.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). 16 июльдә «Казан утлары» журналы  «Әдәби кафе»да (Декабристлар урамы, 2нче йорт) Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабын тәкъдим итәчәк.

«Җиләкле алан» — «"Казан утлары" китапханәсе» сериясендә чыккан дүртенче китап. Аның авторы — Кәрим Кара (Һади Бари улы Кәримов).

Китапны тәкъдим итүдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков, матбугат хезмәткәрләре, «Казан утлары» журналы редакциясе, язучылар, шулай ук Кәрим Караның авылдашлары — язучы Зифа Кадыйрова,  танылган табиб Сәлим Даушев һ.б.лар катнашуы көтелә.

Башлана: 11.00 сәгатьтә. 

  • Кәрим Кара 1956нчы елда Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында дөньяга килгән. 1978 нче елда Бөре педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап, Аскын районы Күнгәк авылына укытучы булып эшли. 
  • Унбиш яшендә район газетасында «Тәмәкенең зарары» исемле беренче юмористик хикәясе басылып чыга. Әмма уку, эшкә бәйле рәвештә, озак еллар кулына каләм алмый. Кырык яшенә җиткәндә генә кабат иҗатка әйләнеп кайта. Бүгенге көндә утыздан артык повестьлары, егермедән артык хикәяләре вакытлы матбугатта, китапларда дөнья күргән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100