news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды

Китап нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы тел белән язылган.

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды
http://100tatarstan.ru/

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды. Басма китап укучыларны татар халкы тарихының төп вакыйгалары буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра.

Китапның нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган. Басмада уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр күп.

Басма дүрт бүлектән тора: «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат». Авторлар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүматны бирә.

Традицион татар мәдәнияте хуҗалык һәм көнкүреш, гаилә гореф-гадәтләре, халык декоратив-гамәли сәнгате, рухи мәдәният, бәйрәмнәр тупланмасының осталык һәм тәҗрибә үзәге буларак китерелә. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100