news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанда Чыңгыз Айтматов каберенә чәчәкләр салдылар

Дөньякүләм танылган язучының китаплары 176 телгә тәрҗемә ителгән һәм 128 илдә басылган.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Язучы, дәүләт эшлеклесе, дипломант, журналист Чыңгыз Айтматовның вафатына 13 ел тулды. Шул уңайдан туганнары һәм якыннары, Кыргызстан җәмәгатьчелеге вәкилләре язучыны искә алдылар һәм “Ата-Бийит” илкүләм тарихи-мемориаль комплексында каберенә чәчәк салдылар.

«Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, язучының апасы Роза Айтматова Чыңгыз Айтматовны искә алучыларга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, әтисе Торекул һәм энесе Чыңгызның каберләренә барган саен, үткәннәр искә төшә, диелә хәбәрдә.

Дөньякүләм танылган язучының китаплары 176 телгә тәрҗемә ителгән һәм 128 илдә басылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100