news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калуга өлкәсендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды

Чарада китап-иллюстратив күргәзмә дә әзерләнгән иде.

Калуга өлкәсендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды
Калуга өлкәсе төбәк татар милли- мәдәни автономиясе матбугат хезмәте

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). В. Г. Белинский исемендәге өлкә фәнни китапханәсе конференц-залында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә узды.

Чара Калуга өлкәсе фәнни китапханәсе залы белгечләренең, Калуга өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләренең уртак тырышлыгы белән әзерләнде һәм уздырылды. Бу турыда Калуга өлкәсе төбәк татар милли- мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Калуга өлкәсе Эчке сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының сәяси һәм милли берләшмәләр белән эшләү бүлеге баш белгече Автушенко Наталья Павловна катнашты.

Чарада китап-иллюстратив күргәзмә дә әзерләнгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100